Бәйгенең максаты — татар милли орнаментларының яңа стильләрен ачыклау һәм татар милли бизәге белән эшләүче, сәләтле дизайнерлар, рәссамнар һәм иллюстраторларны табу.
Яңа төр орнаментларны уйлап табу барышында, катнашучылар алдына түбәндәге бурычлар куела:
— милли бизәкләр төзүнең тарихи нигезләрен исә тотып, ләкин булганнарын кабатламыйча, яңа татар орнаментлары барлыкка китерергә;
— яңа орнаментлар визуаль яктан үзләренә җәлеп итәргә тиеш;
— орнаментлар телевизион экраннарда да, декоратив кул сәнгатендә дә кулланырлык дәрәҗәдә универсаль булырга тиешләр.
Бәйгедә аерым белгечләр, иҗади берләшмәләр, рәссамнар, иллюстраторлар һәм дизайн өлкәсенә караган оешмалар да катнаша ала. Яшь яки милләт буенча чикләүләр юк.
Әлеге өлкәдә тәҗрибәгез булу жюри әгъзалары тарафыннан исәпкә алыначак, ләкин җиңүчене билгеләүдә төп фактор булып саналмый. Шулай да тәҗрибәгез турында тулырак язарга сорыйбыз.
Бәйгегә җибәрелгән материаллар үз эченә түбәндәгеләрне алырга тиеш:
— Кимендә 5 кабатланучы орнамент (аркылы яки буйга күчермә ясаганда, үз-үзен дәвам итә торган орнамент). Вектор форматында: .eps, .pdf, .ai, .cdr; кулдан ясалган очракта, сканерлап, зурлыгы 1000px x 1000px ким булмаган .jpg форматында җибәрергә мөмкин.
— кимендә 5 аерым орнамент (кабатлауны таләп итми торган мөстәкыйль иллюстрацияләр). Вектор форматында: .eps, .pdf, .ai, .cdr; кулдан ясалган очракта, сканерлап, зурлыгы 1000px x 1000px ким булмаган .jpg форматында җибәрергә мөмкин.
— Кимендә 5 визуализация мисалы. PDF яки JPG форматында җибәрергә мөмкин.
— Мотивлар, илһам чыганагы һәм фәлсәфи карашларыгызны тасвирлау. (Текст ирекле формада һәм .pdf, .txt., .doc, .pptx, .jpg форматларында була ала).
Әлеге сайт конкурс үткәрүнең төп платформасы булып санала. Конкурс материаллары сайтта тәкъдим ителгән гариза аша юллана ала.
1–25 апрель — регистрация һәм гаризалар бирү вакыты. (Соңгы срок – 25 апрель 17:00 МСК).
6нчы апрель 18:00 — ТРның Милли китапханә бинасында жюри әгъзалары тарафыннан уздырылган лекцияләр.
25–29 апрель — жюри әгъзалары утырышы.
30 апрель — конкурс сайтында җиңүчеләрне игълан итү.
Тавыш бирү махсус бюллетеньнәрдә 0 дән алып 100гә кадәр баллар кую форматында бара. Жюри әгъзаларының баллары исәпкә алынып, иң югары балл җыйган эшләр арасында, призлы урыннар билгеләнә. Балларны санау барлык жюри әгъзалары катнашында уза.
Бәйгедә җиңүчене 100 000 сум акчалата бүләк көтә. Икенче урынны яулаган катнашучы 30 000 сум, ә өченче урынга лаек булган кеше– 10 000 сум акчалата бүләк ала.
Конкурс эшләре интернет челтәрендә махсус сайтка урнаштырылачак һәм барлык кулланучыларга да ачык булачак.
Акчалата бүләкләр җиңүчеләр игълан ителгән көннән алып, 30 көн эчендә күчереләчәк. Аны күчерү юлы организатор һәм җиңүче арасында 7 көн эчендә килешенә.
КГ «Лориен» арт-директоры
ТР Мәрҗәни институтының этнографик эзләнүләр бүлегенең фәнни хезмәткәре
Татар фольклоры белгече
«Ак Барс Цифрлы Технологияләр» арт-директоры
ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе, дизайнер, этно-дизайнер
ТР Милли китапханә директоры урынбасары, жәмгыять эшлеклесе
Конкурсны оештыручы, «Теория» студиясенең житәкчесе